«Зөя уклары» ачык турниры - спортчылар, һәвәскәр укчылар һәм ук ату тарихына һәм традицияләренә битараф булмаган осталарның ел саен уза торган очрашуы.
Традицион ук – гадилеге һәм нәтиҗәлелеге белән башкалардан аерылып торган корал. Ук һәрвакыт сугышчының тугры юлдашы булган, территориясенә карап, аның бары тик конструкциясе һәм эшләнгән материаллары гына үзгәргән. Идел буе һәм Идел-Кама төбәге территориясендә җәяләр борынгы чордан башлап XVII гасырга кадәр кулланылган.
Зөягә нигез салынган вакытта хәрби хәрәкәтләрдә уктан ату утлы корал белән беррәттән кулланыла. Хәзер "традицион" уктан ату сәнгате популярлаша бара. Бу спорт кына түгел, ә урта гасырлар атмосферасын тою, рух көчеңне сынап карау мөмкинлеге дә.
Турнирда 14 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Оештыручылар иң оста укчылар өчен бүләкләр – Зөя утрау-шәһәрлегенең уникаль кубокларын - әзерләгән. Турнирда катнашучыларны теркәү 10.00 сәгатьтә старт ала, бәйрәм үзе 11.00 сәгатьтә башлана. 11.15 сәгатьтә - ярышларның беренче этабы, 13.00 сәгатьтә – икенче этап. 15.00 сәгатьтә турнир җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булачак.
Оештыручылар:
- «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы;
- Татарстан Республикасының Җәядән ату федерациясе.
Турнирга гаризалар кабул итү һәм ярыш нәтиҗәләре буенча мәгълүмат: https://vk.com/event154170073