Россия киносы көне уңаеннан Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпованың сәламләү сүзе

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Россия киносы көнен бәйрәм итү уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Бу көн тармак хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә  иң мавыктыргыч  һәм халык  мәхәббәтен яулаган сәнгать төре буларак, аның тамашачылары өчен дә истәлекле вакыйга.

Киноэкранда күрсәтелә торган иҗат - кинематографистлар, киноны прокатка чыгаручылар, механиклар, киноучреждение дирекцияләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Татарстан киноучреждениеләре тарафыннан бүген интернет-киңлектә тәкъдим ителә торган яңа юнәлешләр – тамашачыларда кызыксыну уяту, кино сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү өчен менә дигән мөмкинлек.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән елда  кино гади  булмаган чорның хәлиткеч вакыйгаларын аеруча тәэсирле итеп чагылдыра,  хәрби кино операторларының  фидакарь хезмәте, гомумкешелек нигезләре  һәм гуманлык кыйммәтләре турында искә төшерә.

Кино сәнгатенә тугрылык өчен рәхмәт сезгә! Кинематографиягә эчкерсез хезмәт итүегез өчен  чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм яңа иҗади казанышлар, рәхмәтле тамашачыларның күбрәк булуын, Татарстан кинематографы казанышларының халыкара танылу алуын, энергия, оптимизм, нык сәламәтлек, шәхси бәхет телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International