ТР мәдәният министры Яңа Усы авылындагы Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Яңа Усы авылында 1968 елда төзелгән Мәдәният йорты мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында  төзекләндерелде.  Бинаны яңартуга 9 258,82 мең сум акча бүлеп бирелгән.

2020 елның февралендә башланган ремонт барышында төзүчеләр түбә, тәрәзәләр, ишекләрне алыштырган, инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен яңарткан, бизәү эшләрен башкарган, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясен урнаштырган  һәм территорияне төзекләндергән.

Бүгенге көндә мәдәният йорты каршында 7 клуб оешмасы эшли, аларда 84 кеше шөгыльләнә.  Бинада  Яңа Усы авыл китапханәсе дә урнашкан.

Шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә алып барылучы ремонт эшләрен дә бәяләде. Агымдагы елда мәгариф учреждениесен яңартуга 55 935,1 мең сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан да. Бүгенге көндә биредә 400гә якын бала белем ала. Объектны кулланылышка тапшыру яңа уку елы башына планлаштырылган.

Шулай ук Ирада Әюпова 2021 елгы Бөтенроссия авыл Сабантуе үткәреләчәк мәйданда да булды. Объектны төзү эшләре төгәлләнгән инде. Мәйдан кече һәм зур сәхнәләр, сәүдә нокталары һәм башка объектлар белән җиһазландырылган.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасында 2020 елда мәдәни билгеләнештәге объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары кысаларында 12 күпфункцияле үзәк (авыл клублары) сафка басачак һәм 37 мәдәният объекты ремонтланачак.

***

Агымдагы елда республикада федераль бюджет ярдәме белән  10, республика бюджеты хисабына 7 балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International