Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында М.Мусоргскийның «Борис Годунов» музыкаль драмасы күрсәтеләчәк

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе

Шаляпин исемендәге XXXI Халыкара опера фестивале дәвам итә.  13 февральдә бөек җырчының 140 еллык юбилее уңаеннан (1873-1938)  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында М.Мусоргскийның  «Борис Годунов» музыкаль драмасы күрсәтеләчәк .

1982 елда «Борис Годунов» операсы белән Казанда I Шаляпин фестивале ачылган иде. Шул вакыттан бирле спектакльнең фестиваль пограммасына кертелмичә калганы юк. Еш кына спектакль 13 февральдә, нәкъ менә бөек җырчының туган көнендә уйнала.   

13 февральдәге спектакльдә төп рольне Шаляпин традицияләрен дәвам итүче, дөньяда Борис Годунов ролен иң оста башкаручыларның берсе буларак танылган, Россия Зур театры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Михаил Казаков башкара.  Төп партияләрне Мәскәү,  Санкт-Петербург һәм Киев театрлары солистлары башкара; дирижер буларак беренче тапкыр  Павел Сорокин  чыгыш ясаячак (Россия Зур театры, Мәскәү).

Өстәмә мәгълүмат: www.kazan-opera.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International