Бүген Актаныш районының Әнәк авылында Татарстанның беренче Президентына бронза бюст ачылды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Актаныш районының Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Ватан алдында казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевка бюст ачу тантанасы узды. Анда  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы  вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин катнашты.

Исегезгә төшереп үтәбез, Минтимер Шәймиевка 2017 елда Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелде, Россия Президенты Указы нигезендә Герой яисә Хезмәт Герое исеме алган  кешегә үз илендә бронза бюст куелырга тиеш.  

Тантана башланыр алдыннан дәрәҗәле кунаклар Минтимер Шәймиевның ата-анасы җирләнгән авыл зиратына барып, мәрхүмнәрне  искә алды. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында каһарманнарча һәлак булган татар шагыйре Нур Баян һәйкәленә чәчәкләр салды.    Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бюстны ачу Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үткән вакытка туры килде. «Бу – татар халкы һәм күпмилләтле республика халкы тарихында хәлиткеч чорларның берсе, ул  заманча  Татарстан торгызыла башлаган вакыт. Татарстаныбыз тарихына хөрмәтле  Минтимер Шәрип улы шактый данлыклы сәхифәләр язып калдыра!» - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Минтимер Шәймиев республиканы социаль-икътисадый яктан үстерүгә гаять зур өлеш кертте, иң кыю һәм иң масштаблы проектларны уңышлы гамәлгә ашырды. «Минтимер Шәрип улы максатчан, стратегик фикер йөртә белүе, ә иң мөһиме – туган җирен ихлас яратуы белән аерылып тора. Бу чорда Татарстан урынында тик тормады, гел алга барды», - диде  Татарстан Президенты. 

Ул Татарстанның беренче Президенты башлап җибәргән барлык проектлар һәм программаларның татарстанлылар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлгән булуына игътибар юнәлтте. Шулар арасында: тузган торакны бетерү, торак пунктларны газлаштыру,  социаль ипотека. Күп кенә программалар һәм проектлар буенча Татарстан Россия Федерациясендә беренче урында торды.    Бүген Минтимер Шәймиев күптелле комплекслар челтәрен булдыру проектын гамәлгә ашыра. «Җәмгыятьтә киләчәк буынга сыйфатлы белем бирү ихтыяҗы зур. Һәр халык өчен иң кадерле нәрсә –  балалар. Без илебез һәм республикабыз киләчәген алар белән бәйлибез. Бу эш Татарстан дәүләт хакимияте органнарының кеше капиталын үстерүгә юнәлтелгән  өстенлекле эшчәнлеге белән аваздаш», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Минтимер Шәймиевка бюст ачу безнең күренекле замандашыбызга ихтирам күрсәтү генә түгел, тәрбияви вакыйга да. «Минтимер Шәрип улының тормыш юлы – яшь буын татарстанлылар өчен яхшы үрнәк һәм юнәлеш бирүче. Без яшь буынны, патриотларны нәкъ менә шундый мисалларда тәрбияләргә тиешбез», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калуга да зур өлеш кертте. Аның Болгарны һәм Зөяне торгызу проектларын республика кешеләре генә түгел, Россия һәм чит илләр хәйриячеләре дә хуплады. Мөселман өммәсе Минтимер Шәймиевка Болгар ислам академиясен оештырган өчен рәхмәтле булса, православие дөньясы түземсезлек белән  Мәрьям-ана Казан иконасы соборын торгызу эшләре тәмамлануын көтә. Минтимер Шәймиевның актив эшчәнлеген абруйлы ЮНЕСКО халыкара оешмасы да таныды һәм аны ЮНЕСКОның Мәдәниятара диалог буенча махсус  илчесе дип игълан итте.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлылар исеменнән Минтимер Шәймиевка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде. «Минтимер Шәрип улы – безнең укытучыбыз да, остазыбыз да. Без барыбыз да аның үрнәгендә тәрбияләндек һәм аңа чын күңелдән рәхмәтлебез», - диде Татарстан Президенты. 

Минтимер Шәймиев үз чиратында эшчәнлегенә бирелгән югары бәя өчен рәхмәт әйтте. Республиканың югары казанышлары Татарстан халкының дуслыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды, диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе бюст авторы скульптор Фәнил Вәлиуллинга аерым рәхмәт сүзләрен әйтте.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев илнең сәяси эшлеклеләре өчен яхшы үрнәк булып тора. «Минтимер  Шәрип улы эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика территориясендә милләтара һәм диниара татулык саклап калынды, бу 90 нчы елларда башка республикалар өчен дә уңай үрнәк булды. Ул бүгенге көндә дә оста сәяси лидер, һәм аның тавышы Россиянең сәяси аренасында гел ишетелеп тора», - диде ул. 

Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Игорь Паньшин янәшәдәге скверда агачлар утыртты. 

Кунаклар тагын бюст янында төзекләндерелгән «Бабайда кунакта» паркын карап чыкты. Парк ике авылны тоташтыра: Әнәк һәм Пучыны. Паркта Минтимер Шәймиевның тормышына бәйле  аерым вакыйгаларны чагылдырган интерактив зоналар һәм арт-объектлар урнаштырылган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International