Конкурска узган елның октябрендә старт бирелгән иде. Кичә оештыру комитеты аңа беренче нәтиҗәләр ясады. «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры», «Иң яхшы аранжировка» номинацияләренә 347 музыкаль әсәр кабул ителгән.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Р.Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды оештырды. Аның максаты - татар җыры жанрында яңа репертуар булдыру һәм аны пропагандалау.
«Беренче нәтиҗәләр без көткәннән дә яхшырак булды, - диде проектның генераль продюсеры, Р.Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов. - 347 әсәр кабул ителде, бу коры саннар артында җитди социомәдәни күренеш ята. Бу безнең халыкның иҗади башлангычы бик көчле булуын күрсәтә, аны үстерү кирәклеге турында күптән түгел Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов та әйтте. Әлеге проект нәкъ менә Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән тормышка ашырылуын да билгеләп үтәсем килә»
Шунысы игътибарга лаек, конкурсантлар арасында Татарстаннан гына түгел, ә татарлар күпләп яши торган башка төбәкләр, шул исәптән Швеция һәм Италия вәкилләре дә бар. Ә күрше Башкортстаннан 100дән артык җыр килгән.
Бу көннәрдә конкурсның онлайн-форматтагы ярымфиналы уза, аңа 100гә якын чыгыш сайлап алынды. Финал тыңлаулары Казанда 14-15 сентябрьгә билгеләнгән. Оештыручылар конкурсның йомгаклау этабын офлайн-режимда үткәрергә өметләнәләр.
"Яңа татар җыры" конкурсының гала-концерты 21 ноябрьгә планлаштырылган, чара "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.