29-30 август көннәрендә Казанда "Печән Базары" заманча татар мәдәнияте фестивале узачак

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

29-30 августта Кабан күленең яңартылган яр буенда татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте дөньясында төп вакыйга – "Печән Базары" заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Быел ул Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 30 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, лекторий, "бию for you" форматында биюләр, экскурсияләр, XVIII-XX гасыр татар көнкүреше стилендәге фотозона, татар чәй эчү йоласы, татар костюмнары, квест, кино, яңа төрки музыка концерты һәм башкалар.

Фестивальдә заманча татар дизайнерларының, рәссамнарының эшләрен күрергә, милли ризыклар  белән сыйланырга, музыкантларның һәм креатив индустрия вәкилләренең иҗатларын тамаша кылырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, көн саен көннең икенче яртысында һәм кичкә кадәр балалар мәйданчыгы эшләячәк, анда мастер-класслар үткәреләчәк. "Печән базары" фестивале яшь татар режиссерлары фильмнарын карау һәм концерт белән тәмамланачак.

Быел "Печән базары" кысаларында беренче тапкыр "Милли кием көне" узачак.

"Печән базары" фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендә узды һәм татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Фестивальнең максаты – Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорның,  XX гасыр башының атмосферасын торгызу.

Аккредитация өчен tatar.forum@gmail.com адресына корреспондентның исем-фамилиясен, ММЧ атамасын, телефон һәм электрон почта адресын җибәрүегезне сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International