Казанда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә иҗади марафон узды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген Казанда гадәти булмаган акция белән танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Анда Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башкалар катнашты.

Нәкъ менә шушы көнне 1944 елда 11 совет хәрби татар әсире җәзалап үтерелә. Алар арасында татар классигы Муса Җәлил дә була. Алар истәлегенә бүген Спас манарасындагы сәгать 11 тапкыр сукты.

Әлеге тамаша кысаларында «Голос» финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина «Җәлил» операсының Муса Җәлил ариясеннән өзек башкарды, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шагыйрьнең шигырьләрен укыды, биюче, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла авторлык хореографиясен күрсәтте. Болар барысы да Эльмира Низамованың рояльдә аккомпанементы астында башкарылды.

Хәтер акциясе геройлар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурсның төп максаты – бию, театраль куелыш, җыр һәм хәтта сынлы сәнгать аша Муса Җәлил иҗатын күрсәтү. Нәтиҗәләр 15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International