5 мартта 17.00 сәгатьтә Е.А.Боратынский музеенда шагыйрә, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ак карга» иҗади берләшмә җитәкчесе Наилә Ахунова белән очрашу була.
Наилә Ахунова кичә кунакларына «Эшләпә кырындагы язмалар» («Заметки на полях шляпы») дигән китабының дәвамы – «Җилпәзәдәге язмалар» («Заметки на веере») дигән яңа китабы кулъязмасын тәкъдим итә. Бу китапларга нигездә хайбун (өч юллык шигыре булган җыйнак кына чәчмә әсәрләр) жанрындагы кечкенә язмалар тупланган. Наилә Ахунова күптәннән инде япон мәдәниятен өйрәнә һәм аны Татарстанда актив пропагандалау белән шөгыльләнә.
Алар тамашачыларга чәчәкләрдән композицияләр төзеп күрсәтәчәк.
Очрашуга шулай ук шагыйрьләр Борис Вайнер, Филипп Пираев, Эдуард Учаров, Юлия Сандлер, Людмила Скребнева, Светлана Фомина, Андрей Малов һ.б. чакырулы.
Мәгълүмат өчен: 236-13-22.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте