#ФотоВидеоТекст/
Телевидение өчен ВИДЕО
Кызыл келәм, көтеп алынган премьералар һәм иҗади очрашулар. Кичә Казанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре ачылды.
Быел оештыручылар традицион бәйрәмне күләмлерәк форматтагы мини-фестиваль рәвешендә үткәрергә карар кылды, чөнки коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, традицион Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябык режимда узачак.
Кызыл келәм «Мир» кинотеатры каршында оештырылган иде. Тамашачылар алкышлары астында Татарстан Кинематографистлар берлеге вәкилләре, Татарстан киносы һәм театры йолдызлары, режиссерлар, сценаристлар һәм башка мәртәбәле кунаклар узды. Алар арасында: сценарист, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе урынбасары Мансур Гыйләҗев; режиссер Илшат Рәхимбай; язучы һәм режиссер Салават Юзеев; К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Зөлфия Вәлиева, актерлар Динар Хөснетдинов, Айдар Вәлиев («Сөмбел» премьера фильмында төп рольләрне башкаручылар) һ.б. булды.
Тантана «Мир» кинотеатрында концерт программасы белән башланды. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән сәламләде һәм кино тармагының озак вакытлы карантин белән бәйле кризистан акрынлап чыгуын билгеләп үтте. «Бәхеткә, хәзер вәзгыять үзгәрә, кинотеатрлар ачыла, кинотеатрлар мәдәният үсешенең өстенлекле юнәлешләре арасына керер дип ышанабыз», - диде Д.Натфуллин.
ТР мәдәният министры урынбасары мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлеше өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» мактау билгесе белән «Татаркино» ТР ДБМУ директоры Миләүшә Айтуганованы һәм «Татаркино» директоры урынбасары - «Мир» кинотеатры җитәкчесе Ольга Архипованы бүләкләде.
Бәйрәм белән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров та котлады.
Чара режиссерлар Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыев тарафыннан төшерелгән «Сөмбел» фильмын күрсәтү белән тәмамланды (копродукция: Россия (Татарстан)/ Үзбәкстан). Картина Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча эшләнгән. Тулы метражлы кино төшүләре Татарстанда һәм Үзбәкстанда узды.
Залга тамашачыларның 50 проценты гына керү мөмкинлеге булганга, Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасыннан видеотрансляция оештырылды, аны «Мир» кинотеатры артындагы Аксенов скверында зур экранда карап булды.
Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Атна дәвамында тамашачыларга XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясендә конкурс программасына кергән Татарстан кинематографистларының фильмнары тәкъдим ителәчәк.
Казан мөселман киносы фестивале ел саен Татарстан Президенты ярдәме белән уздырыла, ә аны гамәлгә куючылар - ТР Мәдәният министрлыгыннан тыш, Казан Мэриясе һәм Россия мөфтиләр советы.