Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе башкаручыларга югары дәрәҗәдә иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлар, башкару осталыгы, татар җыр сәнгате традицияләрен саклау һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокал иҗатын үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлек өчен бирелә.
Премия түбәндәге номинацияләр буенча ике елга бер тапкыр тапшырыла һәм түбәндәге күләмнәрдә билгеләнгән:
• «Вокал (хатын-кызлар)» - 200,0 мең сум күләмендә бер премия;
• «Вокал (ир-атлар)» - 200,0 мең сум күләмендә бер премия;
• «Халыкчан башкару» – 200,0 мең сум күләмендә бер премия.
Премияне беренче тапкыр тапшыру 2021 ел башына - Илһам Шакировның туган көненә - планлаштырылган.
Документлар 2020 елның 15 ноябренә кадәр Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт адресы буенча, 114 кабинетта кабул ителә. Элемтә өчен телефон: (843) 264 74 73.
Документларны тапшыру шартлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mincult.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2454323.pdf