Беренче объект Базарлы Матак авылындагы үзәк район китапханәсе булды. Китапханә үзенең яңа бинасына узган ел ахырында гына күчте. Моңа кадәр китаплар авыл хуҗалыгы идарәсе биналарында, мәдәният һәм иҗат йортларында сакланган. Кызганычка каршы, аларда кәгазь басмаларны карап тоту өчен шартлар нормаларга туры килмәгән, китап сөючеләргә дә еш кына бер бинадан икенчесенә кирәкле әдәбият эзләп йөрергә туры килгән.
Район башлыгы Александр Никошин инициативасы белән тиешле бина сайлап алынган, кирәкле барлык документлар җыелган, Татарстан бюджеты акчасына капиталь ремонт ясалган. Хәзер биредә китап һәм журнал яратучы өлкәннәр өчен дә, укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә барлык шартлар тудырылган. ТР мәдәният министры яңа бинаны карады, китапханә хезмәткәрләре белән аралашты, китап фондларын яңарту эшләре барышы белән кызыксынды. Бигрәк тә милли әдәбият (татар, чуаш) белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Бүгенге көндә китапханәнең китап фонды 35 мең данә тәшкил итә, шул исәптән балалар әдәбияты - 14 меңнән артык.
Ирада Әюпова күргәннәреннән канәгать калды - яңартылган китапханә матур, җылы һәм уңайлы. Биредә заманча җиһазлар урнаштырылган, интернет тоташтырылган. Аннан соң мәдәният министры Ташбилге авылындагы мәдәният йортында булды, ул шулай ук капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.