Быел җәй «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең 10 лауреаты һәм җиңүчесе Россия театр сәнгате институтына (РИТИ-ГИТИС) укырга керде. Бүгенге көндә Татарстан - 15 ел дәвамында максатчан рәвештә һәм республика бюджеты акчалары хисабына «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләрне РИТИ-ГИТИСта укыта торган бердәнбер төбәк.
Исегезгә төшерәбез, быел коронавирус пандемиясе аркасында Россиянең иҗади югары уку йортлары абитуриентларны алдан карауны онлайн-форматта уздырды. Абитуриентлар видеога төшерелгән актерлык визиткаларын интернет аша педагогларга җибәрде. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган уникаль видеостудиясе ярдәмендә хәзер республикабызның иҗади яшьләре профессиональ җиһазларда актерлык визиткасы яздыра ала.
Эстрада факультетына сынауларны уңышлы тапшырганнан соң, Казан, Чаллы, Яңа Чишмә, Зәй һәм Питрәчтән «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары һәм җиңүчеләре ГИТИСка укырга керде. Быел абитуриентлар катгый һөнәри сайлап алу аша узган. Бер бюджет урынына конкурс - 540 кеше, коммерция урынына – 167 кеше тәшкил иткән.
Соңгы еллар эчендә ГИТИСта гына да Татарстан фестиваль хәрәкәтенең йөзгә якын лауреаты белем алып чыкты, алар барысы да Россия сәхнәсендә генә түгел, ә дөнья сәхнәсендә дә уңышларга иреште.
Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел фестиваль хәрәкәте үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә.