Татарстан яшьләрен «Алтай. Үсеш территориясе» форумында катнашырга чакыралар

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

«Алтай. Үсеш территориясе» форумы онлайн-форматта узачак.

«Алтай. Үсеш территориясе» яшьләр белем бирү форумы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның грантлар конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. «Алтай. Үсеш территориясе» - кече территорияләргә ярдәм итү технологияләрен эшләү һәм үстерү максатыннан регионның яшь кадрлары өчен булдырылган акселерация платформасы. Ул 2020 елның 12 һәм 13 сентябрендә була, быел беренче тапкыр онлайн режимда узачак. Белем бирү программасында - 11 мәйданчык. Аларның берничәсе иҗади яшьләрне кызыксындыра ала:

• Иҗади проектларны һәм профессиональ булмаган яшьләр театрларын үстерү;

• Милләтара хезмәттәшлек - «Халыклар дуслыгы»;

• Үзиреклелек һәм коммерцияле булмаган оешмалар инфраструктурасын үстерү.

Конкурста 16-30 яшь аралыгындагы сәләтле кешеләр катнаша ала.  Анда эләгү өчен "Россия яшьләре" автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлергә, форумны сайларга һәм гариза калдырырга кирәк. Теркәлү 1 сентябрьдә төгәлләнә. Грантлар конкурсына гаризалар бирү һәм редакцияләүне 2020 елның 6 сентябренә 23.59 сәгатькә кадәр тәмамларга кирәк.

Катнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен электрон  почта адресы: Dkukushkina@fadm.gov.ru. Телефоннар:  +7 495 668-80-08 (доб. 2701, 2702, 2703, 2704, 2705, 2706, 1707); форумда катнашу мәсьәләләре буенча: 8-962-818-33-00; 8-962-818-17-17; 8(3852)55-94-87. Эл почта: info@atrsib.ru.

Тулырак мәгълүмат белән форум сайтында танышырга мөмкин: http://atrsib.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International