«РФ фин-угыр халыклары ассоциациясе» иҗтимагый хәрәкәте Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Россиянең фин-угыр халыклары геройлары» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә.
Конкурсның максаты - Россия Федерациясе фин-угыр халыкларының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә керткән тарихи өлешен билгеләү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Россия Федерациясе фин-угыр халыклары арасында милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту.
Катнашучыларның хикәяләре дүрт номинациянең берсенә туры килергә тиеш: «Аның батырлыгы үлемсез» (Ватанны саклаучыларның хәрби батырлыкларын тасвирлау), «Туган як мәдәнияте һәм сугыш» (милли мәдәниятләрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең фашизмны җиңүдә уйнаган ролен чагылдыру), «Тылда сугыштагы кебек» (тыл хезмәткәрләренең хезмәт батырлыкларын һәм аларның җиңүгә керткән өлешләре турында) һәм «Безнең Җиңү барлык буыннар өчен».
Конкурста Россиядә яшәүче фин-угыр халыклары вәкилләре катнаша ала.
Иҗади эшләрне (тарихлар, хикәяләр, истәлекләр, эссе) эксперт комиссиясенә карау өчен 2020 елның 30 сентябренә 18.00 сәгатькә кадәр afunrf@yandex.ru электрон почтасы аша җибәрергә кирәк.
Элемтә өчен мәгълүмат: 8 (8342) 23-27-52, +7 909 325 51 48.
Конкурс турында өстәмә мәгълүмат - Нигезләмәдә.