Авангард рәссамнар әсәрләреннән тупланган "Казаннан шедеврлар. Рерихтан алып Кандинскийга кадәр" күргәзмәсен ачуда бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге чара Мәскәүдәге Татарстан Республикасы көннәре кысаларында узды һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Бүген яңа экспонатлар белән РФ Президент ярдәмчесе Владимир Мединский, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Белорусов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Ачылыш тантанасында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Экспозициягә Николай Рерих, Александр Головин, Константин Богаевский, Михаил Ларионов, Наталия Гончарова, Илья Машков, Петр Кончаловский, Александр Куприн, Аристарх Лентулов һәм Василий Кандинский кебек Көмеш гасыр һәм рус авангарды рәссамнарының 48 әсәре урын алган.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, күргәзмә үз эшен 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, һәм бу – Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее фондыннан булган уникаль экспонатлар белән танышу өчен яхшы мөмкинлек.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Казанда модерн һәм авангард чоры сәнгате коллекциясен формалаштыру тарихы 1920 елда башланып киткән. Һәм бу күргәзмә – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар арасында чираттагы мөһим вакыйга.