Красновидово авылында «Алма спасы»

2020 елның 18 августы, сишәмбе

19 августта Красновидово авылында Татарстан Республикасы Милли музее, Кама Тамагы районы администрациясе, Красновидово авыл җирлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, «Красновидовода Алма спасы» дип аталган музей-фольклор бәйрәме үткәрәчәк.

Красновидово авылында 40 елдан артык Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы – А.М.Горький музее эшләп килә. Яшь Алексей Пешков бирегә 1888 елның язында  дусты, революционер М.А.Ромась чакыруы буенча килә.

Быел бәйрәм тар форматта узачак: авыл халкы өчен музей бакчасында Кама Тамагы районының  фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, музей ишегалдында авыл балаларына  осталык дәресләре һәм уеннар оештырылачак.

Чаралар коронавирус инфекциясе  таралуын кисәтү буенча барлык чараларны үтәп  башкарылачак. Программа онлайн-режимда да, ачык та булачак: ТР Милли музееның социаль челтәрләрендә бәйрәмнән махсус репортажлар күрсәтеләчәк.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84

Безнең адрес: 420111, Казан ш., Кремль ур., 2, tatmuseum.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International