Кинодраматург Риоритта Александровна Рубцова 80нче яшендә вафат булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы төбәк бүлеге кинодраматург, сценарист, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Риоритта Александровна Рубцова вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Риоритта Александровна Рубцова - Татарстан кинематографының «Алтын фонд»ына кергән илледән артык документаль һәм музыкаль фильмнарга сценарийлар авторы. Аның сценарийлары буенча иҗат ителгән фильмнар бөтенсоюз күләмендәге телевизион һәм документаль фильмнар фестивальләреннән дипломнар һәм призлар белән билгеләп үтелде.