Казанда «Поколение NEXT» фестивале кысаларында I Бөтенроссия театраль-белем бирү форумы ачылды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Бүген, 17 августта, Казанда «Поколение NEXT»  фестивале кысаларында балалар театр коллективлары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен I Бөтенроссия театраль-белем бирү форумы старт алды. Әлеге форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казан яшь тамашачы театры оештырды.

Форумның темасы: «Театр коллективында эшләү процессында бала шәхесен үстерү».

Форумның максаты: «Балалар театр коллективлары җитәкчеләренең һәм педагогларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрүдә методик һәм гамәли ярдәм».

Форумны үткәрү даталары: 2020 елның 17-19 августында online режимында.

«Без үсеп килүче буында мәдәни байлыкларга: театрларга, музейларга, китапханәләргә реаль ихтыяҗ булдырырга тиеш. Алар сәнгать дөньясында яшәүнең  ни дәрәҗәдә  кызыклы һәм мавыктыргыч булуын аңласын. Бу - бик уңышлы башлангыч. Һәм иң мөһиме, ул беренче адым белән генә чикләнмәскә тиеш. Безгә алга барырга кирәк!», – дип сәламләде форумда катнашучыларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Бүгенге көндә форумга Татарстан шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 250 дән артык катнашучы теркәлгән. 3 көнгә  исәпләнгән программа театраль педагогика һәм режиссура өлкәсендә Россиянең иң яхшы белгечләре катнашында тәкъдим ителәчәк интенсив практика һәм теориядән тора.

Өстәмә мәгълүмат: +7 960-084-17-12 телефоны аша һәм e-mail tuz-piar@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International