Яшьләрнең иҗади инициативаларына ярдәм күрсәтү үзәге Татарстанның яшь башкаручыларын Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

«Яшьләрнең иҗади инициативаларына ярдәм күрсәтү үзәге»  ФДБУ, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык булышлыгы  белән, авторлар һәм яшь башкаручылар өчен үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсында катнашырга теләүчеләрне теркәү эшен алып бара. Гаризалар Россия буенча 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге аерым башкаручылардан «Рэп» һәм «Поп» номинацияләрендә кабул ителә.

Конкурсның эксперт советы тарафыннан 20 катнашучы билгеләнә, алар алга таба «Тавыш академиясе» проектының музыкаль лагерена сайлап алу этабына чыга. Кастинг нәтиҗәләре буенча 4 башкаручы лагерьның популяр музыкантлар остазлык иткән  белем бирү программаларын тыңлый. Йомгаклау аттестациясендә «Тавыш академиясе» укытучылары проектның Санкт-Петербургтагы финал концертында чыгыш ясаячак катнашучыларны сайлап ала.

Җиңүчеләр түбәндәге бүләкләр алачак:

• «Рэп» номинациясендә – музыкаль лейбл белән контракт һәм BOOM платформасында җырлар чыгару.

• «Поп» номинациясе – Матвиенконың М.А.М.А. Музыка академиясендә уку

Гаризалар агымдагы елның 31 августына кадәр кабул ителә. Конкурска документлар бирү өчен «Россия яшьләре» АИС порталында теркәлергә һәм җырны башкаруны шәхси кабинетка йөкләргә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны «Роскультцентр» ФДБУнең рәсми сайтында укыгыз.

#Роскультцентр       

#ТворческаяМолодежь

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International