Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Роскультцентр» ФДБУ рус телендә язучы яшь авторлар өчен булдырылган илкүләм премиягә заявкалар кабул итә. Анда катнашу өчен Россиядән 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге прозаиклар, шагыйрьләр һәм сценаристлар чакырыла.
Гаризалар «Нәфис китап» («Детектив», «Фантастика», «Проза», «Поэзия» юнәлешләре), «Балалар китабы», «Нон-фикшн», «Дебют» һәм «Киносценарий» номинацияләре буенча кабул ителә. Конкурста катнашучылар «Электрон китап» номинациясе кысаларында ЛитРес сервисыннан махсус приз да ала алачак. Премиягә моңа кадәр басылып чыкмаган, шулай ук нәшер ителгән, шул исәптән мөстәкыйль басылганнары да дәгъва итә ала.
Гариза бирү өчен:
1. «Молодежь России» автоматлаштырылган мәгълүмати системасы порталында теркәлү узарга
2. «Чаралар» бүлегендә рус телендә язучы яшь авторлар өчен илкүләм премияне сайларга
3. Сайлап алынган номинациягә гариза җибәрергә, шәхси кабинетка үз әсәреңнең тулы версиясен кирәкле форматта йөкләргә
4. Әсәреңне ЛитРес:Самиздат платформасы ярдәмендә ЛитРес ресурсында бастырырга
5. ЛитРес кибетендә бастырылган эшкә сылтаманы «Молодежь России» автоматлаштырылган мәгълүмати системасы порталындагы шәхси кабинетта катнашучы анкетасына кертергә.
Гаризалар тапшыруның соңгы көне - агымдагы елның 21 сентябре. Китап нәшер итү һәм сценария сәнгате өлкәсендәге белгечләрдән, шулай ук күренекле мәдәният һәм әдәбият эшлеклеләреннән торган Эксперт советы 40 финалистны сайлап алачак (һәр юнәлеш буенча 5әр катнашучы). Җиңүчеләр төрле бүләкләргә лаек булачак, шул исәптән Россиянең алдынгы басмаларында басылу, әсәрне «ЛитРес» компанияләр төркеменең барлык ресурсларында таныту һ.б.
Премия турында тулырак «Роскультцентр» ФДБУ рәсми сайтында укыгыз.