Казанның «Мир» кинотеатры бүгеннән эшли башлады

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Иң борынгы кинотеатрларның берсе, милли һәм фестиваль киносы үзәге янә үз тамашачыларын кабул итәргә әзер!

Билетларны касса, рәсми сайт һәм кинотеатрның мобиль кушымталары аша сату эше башланды.

Инде бүген үк «Best comedy shorts» комедияләр фестивале программасына билетлар сатып алырга мөмкин. Балаларга Кирби Аткинсның тулы метражлы «Тайна Мосли» мультфильмы, совет киносын яратучыларга Арво Ихоның «Сестра милосердия – только для сумасшедших» фильмы, ә тәэсирлерәк тамашачылар өчен «Счастье в конверте» гаилә мелодрамасы тәкъдим ителә. Расписаниеда пандемия белән бәйле рәвештә карап өлгермәгән фильмнар да  күп.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, «Мир» кинотеатры  Россия Мәдәният министрлыгы белән берлектә Роспотребнадзор тарафыннан коронавирус пандемиясе чорында эшчәнлек алып бару өчен билгеләнгән  кагыйдәләр нигезендә эшли башлаган.

«Социаль дистанция 1 метрдан да ким булмаган шартны үтәп, без хәзер һәр сеанс өчен залның нәкъ яртысына - 99 билет сатабыз. Безнең хезмәткәрләр тамашачыларга куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеге турында хәбәр итеп тора. Ә кинозалга керү алдыннан чират булмасын өчен, тамашачыларны сеанс башланганчы 15 минуттан иртәрәк кертә башларга тиешләр», - дип билгеләп үтте Айтуганова.

Исегезгә төшерәбез, 24-30 август көннәрендә биредә Татарстан киносы көннәре узачак! Атна дәвамында тамашачыларга XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясендә конкурс программасына кергән Татарстан кинематографистларының фильмнары тәкъдим ителәчәк. Билетлар инде сатуда!

Тулы мәгълүмат белән танышу һәм билетларны онлайн сатып алу мөмкинлеге сайтта: kinoteatr-mir.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International