Коронавирус таралуны кисәтү чаралары турындагы карарның яңа редакциясе хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Төзәтмәләр бүгенге көннән үз көченә керә.
Документ нигезендә, театрлар, кинотеатрлар (кинозаллар), цирк, концерт залларының эше тамашачылар залының 50% тан артмаган өлешен генә тутыру һәм тамашачыларны тиешле тәртиптә утырту шарты белән рөхсәт ителә.
Бүгеннән башлап ачык һавадагы чараларда (белем бирү, ял итү, тамаша, күргәзмә, күңел ачу) бер үк вакытта 100гә якын кеше катнаша ала, ә биналарда оештырылганнарында – 50дән дә артык кеше булырга тиеш түгел. Бу очракта бер катнашучыга кимендә 4 кв. метр мәйдан туры килүе шарт. Роспотребнадзор идарәсен планлаштырылган чара турында 7 көн алдан хәбәр итү турындагы таләп әлегә гамәлдә кала.