Тукай районының Кече Шилнә авылында мәдәният йорты ачылды

2020 елның 14 августы, җомга

Мәдәният йорты бинасы 1982 елда төзелгән һәм хәзерге көнгә кадәр бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган. Бинада салкын һәм дымлы булган.

Авыл мәдәният йортында үткәрелгән капиталь ремонт мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында башкарылды. Эшчеләр бинаның фасадын яңарткан, түбәсен, җылыту системасын, шулай ук тәрәзәләр һәм ишекләрне алыштырган,  яңа җиһазлар, сәхнә киемнәре сатып алынган. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар булдырылган, бинада гардероб, фойеда - ял зонасы барлыкка килгән.

Әмма төп үзгәрешләр хореография залында булган.  Кечкенә биючеләрнең хәзер киенү-чишенү бүлмәсе, яңа агач идәнле  иркен һәм якты заллары бар. Планлаштыру нәтиҗәсендә бинада түгәрәкләр өчен бүлмәләр саны  арттырылган. Бүгенге көндә мәдәният йортында 7 клуб оешмасы (өлкәннәр өчен - 4,  балалар өчен 3 оешма) эшли. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Әхмәтҗанова Эльмира Михайловна сүзләренә караганда, мәдәният йорты ачылу белән аларның саны да артачак, чөнки авыл үсә, төзелешләр бара, яшьләр, балалар күп һәм соңгы вакытта шөгыльләнергә теләүчеләр өчен урыннар җитмәгән. Сүз уңаеннан, 2019 елда авыл мәдәният йорты тарафыннан 120 мәдәни-ял итү чарасы үткәрелгән, аларда 7441 кеше булган.

Авыл халкы бу вакыйгага бик шат, чөнки авыл мәдәният йорты — аларның ялларын төрлеләндерү өчен эшләп килүче бердәнбер урын. Биредә бәйрәмнәр, концертлар, халык җыелышлары, җирлек һәм район җитәкчеләре белән очрашулар уза.

Мәдәният сарайларын ремонтлау һәм авыл клубларын төзү буенча системалы эш Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән илкүләм проектларны тормышка ашыру планына кертелгән. Татарстан тарихи-мәдәни традицияләрне саклый, гражданнар өчен, яшәү урыннарына  карамастан, республиканың мәдәни тормышында катнашу өчен барлык  шартлар тудыра. 2015 елдан 2019 елга кадәр мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 196 объектка капиталь ремонт ясалган, эшләргә 1,5 млрд.сумнан артык акча тотылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International