Казанда Мария театрының Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Симфоник оркестры концертлары

2020 елның 14 августы, җомга

2020 елның 15 августында Казанда Валерий Гергиев һәм Мария театрының Симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Чыгышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган гастроль туры кысаларында уза. Бу гастрольләр - Мәскәү Пасха фестиваленең традицион дәвамы, ул быел коронавирус пандемиясе аркасында үткәрелмичә калды - коллектив апрель чыгышлары планлаштырылган төбәкләрнең берничәсендә булачак.

Казанда беренче, көндезге, концертны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары тамаша кылачак. Икенче концерт Казан Кремле ишегалдында узачак, Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Валерий Гергиев - Петербург дирижерлык мәктәбенең иң күренекле вәкиле. Мария театрының Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Симфоник оркестры яңа опера һәм балет партитураларын үзләштереп кенә  түгел, ә зур эчтәлекле репертуар булдырып та  яңа дәрәҗәгә чыкты.

Мария театрының Симфоник оркестры бүгенге көндә иң яхшы симфоник коллективларның берсе булып санала.

ММЧ белән хезмәттәшлек өчен элемтә – Юлия Поташова, jupotashova@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International