2020 елның 8 октябрендә Казанда беренче тапкыр Н.С. Михалков исемендәге Кинематография һәм театр сәнгате академиясенең «Метаморфозы. Фестиваль одного дня» фестивале булачак. Күчмә фестиваль өченче ел рәттән үткәрелә һәм Татарстан халкына бөек рус классиклары А.П.Чехов һәм И.А.Бунин иҗаты турында сөйләячәк. Быел фестиваль кысаларында масштаблы социаль-мәдәни акция уза: коронавирус пандемиясе белән көрәшне дәвам итүче медицина хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән Академиянең «Метаморфозы V. Мадрид» спектакле күрсәтеләчәк. Барлык чаралар да Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан билгеләнгән санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты биналарында үткәреләчәк.
Мондый фестиваль форматы бер көн эчендә бер урында күпсанлы чаралар үткәрүне күздә тота («бер шәһәр – бер көн»).
Фестивальнең төп һәм йомгаклау чарасы - «Метаморфозы V. Мадрид» спектакле (сәнгать җитәкчесе - Россиянең халык артисты Н.С.Михалков), ул коронавирус белән көрәшне дәвам итүче медицина хезмәткәрләренә күрсәтеләчәк.
Спектакль һәм күргәзмә "М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры" ДБУ бинасында узачак. Лекция һәм мастер-класслар - М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында.
Чара өченче ел рәттән Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Проект тарихында фестиваль илнең 8 шәһәрендә (Сочи, Краснодар, Ростов-на-Дону, Ессентуки, Рязань, Тула, Калуга һәм Орел) үткәрелгән.
Н. С. Михалков Академиясе социаль челтәрләрдә:
Facebook: https://www.facebook.com/academyNSM
Instagram: https://www.instagram.com/academynsm/
Vkontakte: https://vk.com/academynsm