РФ Мәдәният министрлыгы Татарстанда тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өчен гомумроссия цифрлы мәйданчык булдырырга планлаштыра

2020 елның 14 августы, җомга

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы Казан дәүләт мәдәният институты базасында гомумроссия цифрлы мәйданчыгы булдырырга планлаштыра. Инициативаның максаты - тармак учреждениеләре хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү.

«Бүгенге көндә Татарстанның IT-өлкәдә, шул исәптән мәдәният тармагы буенча да, мондый мәйданчыклар булдыру өчен позициясе тотрыклы. Яңа коронавирус йогышы пандемиясе чорында безнең министрлык һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең күпчелеге үз эшчәнлеген онлайн-форматка күчерә алды һәм аудиториядә зур кызыксыну уятты,  бу безнең әзерлек дәрәҗәсе турында сөйли», - дип шәрехләде министр Ирада Әюпова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәктә коронавируска бәйле чикләүләр кертелә башлаган апрель аенда гына да, онлайн чараларны караучылар саны 8 миллион тирәсе булган. Биредә социаль челтәрләрдә оештырылган онлайн-концертларны, мәдәни-белем бирү чараларын, шулай ук республика мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларын һәм виртуаль экскурсияләрне карау исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International