Татарстан киносы көннәре Казанда мини-фестиваль форматында узачак

2020 елның 14 августы, җомга

ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-30 август көннәрендә узачак. Атна дәвамында тамашачыларга XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясендәге конкурс программасына кергән Татарстан кинематографистлары фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Чара «Мир» кинотеатрында узачак, һәм ул кино сөючеләр өчен зур бәйрәм булыр дип көтелә: йолдызлар өчен кызыл келәм, үзенчәлекле  премьералар һәм иҗади очрашулар планлаштырыла.

«Билгеле булганча, килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Казан мөселман киносы фестивале быел техник режимда уза һәм тамашачылар өчен ябык. Шуңа күрә Татарстан киносы көннәрен мини-фестиваль форматында үткәрергә карар кылынды. Бу тамашачылар өчен дә, Татарстан кинематографистлары өчен дә күңелле бүләк булачак. Чараны уздыру мәйданчыгына бәйле  мәсьәлә хәл ителә. Әгәр бу вакытка кинотеатрлар ачылмаса, Татарстан киносы көннәре Аксенов скверында оештырылачак», - дип хәбәр итте «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

Татарстан киносы көннәре режиссер Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел» фильмы (Россия (Татарстан)/ Үзбәкстан) белән ачыла. Картина Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» дигән әсәре буенча төшерелгән. Тулы метражлы кино төшерү эшләре Татарстанда һәм Үзбәкстанда узды.

Татарстан киносы көннәре кысаларында түбәндәге фильмнар күрсәтеләчәк: «Вопреки» (реж. Наил Хайретдинов); «Танцуй в Углу» (реж. Солтан Сөнгатуллин); «Апанаевская мечеть - жемчужина Казани» (реж. Әмир Гатауллин); «Пустота» (реж. Павел Москвин); «Мать» (реж. Вячеслав Кузьмин); «История одной фотографии» (реж. Салават Юзеев); «Фанис Зиганшин. Разговор за сценой» (реж. Ренат Хәбибуллин). 

Тамашачылар шулай ук: «Шла, шла и увидела» (реж. Элина Касимова); «Волчий Яр» (реж. Әмир Галиәскаров); «Ревизские сказки. Архивное дело» (реж. Сергей Киатров); «Әпипә» (реж. Илшат Рәхимбай) фильмнарын күрә алачак. 

Фестиваль «Отряд Таганок» нәфис фильмы премьерасы белән тәмамлана. Бу - «Татаркино»ның  Казан тамашачысына бүләге. Совет әдәбияты классигы, Башкортостанның халык шагыйре Мостай Кәримнең повестен Башкортстаннан режиссер Айнур Әскәров экранлаштырган.

Татарстан киносы көннәре кысаларында “Кино+музыка” проекты гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнары өчен музыка башкарган актерлар һәм композиторлар белән иҗади очрашулар узачак. Тамашачыларга үз эшләре турында Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Бариева, Татарстан Республикасының халык артисты, композитор Вил Усманов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева; Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Гөлназ Галимуллина,  татар эстрадасының популяр башкаручысы АсылъЯр, театр һәм кино актрисасы Гүзәл Сибгатуллина сөйләячәк.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Татаркино» ДБМУ тарафыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International