Татарстанда ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эгидасы астында уза торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык яшьләр телевизион фестиваленең йомгаклау сайлап алу турлары старт ала. Быел фестиваль хәрәкәте үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген «Созвездие – Йолдызлык» фестивале яшь татарстанлыларга иҗади сәләтләрен күрсәтү өчен отышлы форма булып тора. «Йолдызлык» мәктәбен миллионнан артык катнашучы узган. Фестиваль концертлары Мәскәүдә, Севастопольдә, Санкт-Петербургта уңышлы уза.
Зона турлары Буа, Питрәч һәм Яшел Үзәндә узачак. Буада чара 21-22 августта ачык һавада, гадәттә Сабантуе оештырыла торган мәйданда, узачак. 24-25 августта сайлап алу турлары Яшел Үзәндә, «Авангард» шәһәр паркында була. 3-4 сентябрьдә чараны Питрәч районы кабул итә.
Фестиваль хәрәкәтен оештыручылар хәбәр иткәнчә, барлык зона турлары барышында коронавирус йогышы таралуын кисәтү чаралары күреләчәк. Конкурста катнашучыларның барысы да алдан билгеләнгән график буенча килә һәм чыгыш ясаганнан соң, үз муниципаль берәмлекләренә кайтып китә. Сайлап алу турлары тамашачылардан башка гына, сәхнә мәйданчыгын санитар эшкәртү өчен тәнәфесләр ясап уздырыла.
Фестивальнең күчмә жюри составында РФ һәм ТР халык артисты, Г.Тукай Дәүләт премиясе лауреаты, Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт Консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, фестивальнең режиссеры, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты Дмитрий Платонов һ. б. бар.
Исегезгә төшерәбез, пандемия белән бәйле рәвештә, бу фестиваль сезонында зона турлары чираты өзелде. Сайлап алу этаплары бары тик Казанда, Азнакайда, Түбән Камада, Мөслимдә, Чаллыда, Аксубайда һәм Теләчедә генә узды. Үзизоляцияләнү чорында Буа, Питрәч һәм Яшел Үзән турында катнашучылар белән «Созвездие-Йолдызлык» фестивале онлайн-форматта эш алып барды.
«Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең финалын һәм суперфиналын сентябрьнең икенче яртысында үткәрү планлаштырыла.