Татарстан яшьләре федераль башкарма хакимият органнарында стажировка үтү мөмкинлегенә ия

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Илдә "РгоКадры" Бөтенроссия проектының II сезоны башланды. Ул дәүләт хезмәте өлкәсендә эшләү өчен талантлы яшьләрне ачыклау һәм алга этәрүгә ярдәм итә.

Проектны Россия Федерациясе Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) белән берлектә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашыра.

«Әлеге проектның үзенчәлеге - катнашучылар дәүләт хезмәтендә эшләү буенча гамәли  тәҗрибә үзләштерә, яңа файдалы танышларга ия була, шулай ук төбәкләрдә яңа дәрәҗәдә эшләү өчен кирәкле профессиональ һәм эшлекле сыйфатларын шомарта», - дип сөйләде Россия Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе рәисе Динә Гайзатуллина.

«РгоКадры» бөтенроссия проекты түбәндәге этаплардан тора:

• прокадрыамп.рф рәсми сайты аша заявка кампаниясе (2020 елның 1 июленнән 31 октябренә кадәр). Катнашучыларга социаль челтәрләрдә «#ЯидувРгоКадры» постын урнаштырырга кирәк, анда проектта катнашучы мотивациясен һәм максатын күрсәтергә тиеш;

• сайлап алу этабы - тест, мотивация ролигы, онлайн-интервью (2020 елның 1-30 ноябре);

• әзерлекнең белем бирү өлеше  (2020 елның 1-27 декабре);

• стажировка үтүчеләрне билгеләү өчен әңгәмәләр үткәрү (2021 елның 11 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр);

• стажировка узу һәм проектка йомгак ясау (2021 елның 15 февраленнән 31 мартына кадәр).

«РгоКадры» конкурсын оештыручы - Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе.

Белешмә өчен: Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе – бөтенроссия иҗтимагый берләшмә, аның максаты - яшьләрне төбәкләрнең иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итү, барлык өлкәләрне үстерү өчен Россиядәге талантлы яшь идарәчеләрнең көчен берләштерү. Хәзерге вакытта Ассоциациягә Россия Федерациясенең 72 субъектыннан 4000нән артык яшь кеше керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International