«Яңа татар пьесасы» лабораториясендә катнашучы 20 кеше хәзерге заман драматургиясе һәм пьесаны язу нигезләре буенча интенсив уку курсы уза.
Практик лекция блогы танылган драматурглар Олжас Жанайдаров һәм Юлия Тупикинаның төркем өчен эшләнгән һәм шәхси авторлык тренингларыннан тора. Алар барышында педагоглар катнашучыларны төп драматик алымнарга өйрәтәчәк - кечкенә сәхнә күренешләрен язудан алып, тулы бер пьеса куелышын планлаштыруга кадәр. Ркаил Зәйдулла хәзерге заман тематикасына багышланган тарихи пьесалар, инсценировкалар иҗат итү тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Нияз Игъламов драманың структурасы һәм композициясе буенча лекцияләр курсы укырга, хәзерге заман драматургиясенең төрләре, жанрлары һәм стильләрен өйрәтергә ниятли.
Аннары катнашучылар ике төркемгә бүленә. Һәр төркем белән бер Россия һәм бер Татарстан педагогы шөгыльләнәчәк. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр семинарда катнашучылар остазлар җитәкчелегендә үз пьесаларын язачак.
Декабрьдә иң яхшы пьесалар укулар форматында тамашачыларга тәкъдим ителәчәк, ә иң яхшылары - татар театрларында, шул исәптән Камал театрында «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында куелачак.
«Яңа татар пьесасы» лабораториясен һәм конкурсын гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге. «Яңа татар пьесасы» лабораториясен һәм конкурсын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештыра.