Ирада Әюпова: бу проектны без ишегалларында балалар көлүе яңгырасын өчен эшләтеп җибәрәбез

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында беренче масштаблы «Uen fest» фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Проект башлану турында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Г.Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артисты Альбина Шагалиева сөйләде.

«Әлеге проектны без ишегалларында балалар көлүе яңгырасын өчен эшләтеп җибәрәбез», - дип ассызыклады ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, матбугат конференциясен ачып. - Без социаль челтәрләрдәге традицион халык уеннары китапханәсен булдырырга карар кылдык, ул даими рәвештә тулыландырылачак. Аңа республикабыз территориясендә яшәүче төрле халыкларның уеннары керәчәк. Һәм бу процесска без театр-тамаша учреждениеләрен дә җәлеп иттек».

Республиканың әйдәп баручы театрлары актерлары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Казан дәүләт мәдәният институты студентлары, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып яраткан халык уеннарын һәм уен-көлкеләрен исләренә төшергән,  уеннарын видеога яздырган һәм аларны үз учреждениеләренең социаль челтәрләрендә #уенфест хештэгы белән урнаштырган.

ТР буенча Роспотребнадзор тарафыннан ачык һавада саны 40 кешедән артмаган аудитория өчен интерактив чаралар үткәрүгә рөхсәт алынганнан соң, артистлар борынгы уеннарның күптөрлелеге, аларның барлыкка килү тарихы, балалар тәрбияләүдәге әһәмияте турында сөйләргә, шулай ук теләге булган һәркемне уйнарга өйрәтергә дип ишегалларына юл тотачак. Уен тамашаларын бөтен республика буенча 1000нән артык ишегалдында, шул исәптән «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалларында үткәрү планлаштырыла.

Фестивальнең тагын бер вакыйгасы - «Үз командаңны күрсәт һәм без сезгә килербез!»  дигән  онлайн-марафон, ул Instagram социаль челтәрендә 1 августта старт ала  һәм ел буе дәвам итәчәк. Анда һәркем катнаша ала. Уен кагыйдәләре: катнашучылар яраткан халык уенын видеога яздыралар, аны #УенФестКонкурс хештегы белән Instagramга  урнаштыралар һәм проект каналына язылалар. Һәр ай саен рандомайзер ярдәмендә конкурста җиңүче билгеләнәчәк. Ә бүләк профессиональ аниматорлар һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында ишегалды бәйрәмен оештыру булачак.

Фестивальнең белем бирү программасы планлаштырылган: үсеп килүче буынны тәрбияләү процессында уенның мөһимлеген аңлату турында педагоглар һәм психологлар белән мастер-класслар үткәрү күздә тотыла.

2021 елның 1 маенда «Uen fest» фестиваленең конкурс өлеше старт ала. Республиканың барлык ишегаллары арасында традицион милли уеннар конкурсы игълан ителәчәк. Видеоязмалы заявкаларны эксперт жюри бәяләячәк, ул 30 майда финалистларны сайлап ала. Иң яхшыларны 1 июньдә Казан шәһәре милли-мәдәни үзәге каршындагы тамашага чакырачаклар, анда җиңүче игълан ителәчәк һәм катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Проектның социаль челтәрләре:

Tik Tok

@uen.fest

Tatfolk2020

VK

 

Сообщество

Uen Fest

Tatfolk2020

OK

UenFest

Tatfolk2020

YouTube

Uen Fest

Tatfolk2020

Instagram

@uen.fest

Tatfolk2020

Оештыручылар һәм катнашучылар:

• Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

• «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ

• Татарстан халыкларының Дуслык йорты»

• Казан дәүләт мәдәният институты

• К. Тинчурин исемендәге  Татар дәүләт драма һәм комедия театры

• «Әкият» Татар дәүләт курчак театры

• Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

• Казан дәүләт яшь тамашачы театры

•Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры

• Әлмәт татар дәүләт драма театры

• Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры

• А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры

• Буа дәүләт драма театры

•. С. Өметбаев исемендәге  Минзәлә дәүләт татар драма театры

• Чаллы дәүләт татар драма театры

• Чаллы дәүләт курчак театры

• Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры.

Партнерлар: «ШаянТВ» телеканалы, Кидспейс, сәүдә йорларындагы балалар зоналары.

Үткәрү вакыты: 2020 елның 1 августыннан 2021 елның 30 апреленә кадәр.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International