«Милләт горурлыгы» Бөтенроссия иҗтимагый премиясенә гаризалар кабул ителә

30 июль 2020 ел., пәнҗешәмбе

«Россия халыклары Ассамблеясы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга шәхси керткән өлеше өчен бирелә торган  «Милләт горурлыгы» дигән Беренче Бөтенроссия иҗтимагый премиясенә гаризалар кабул итү турында игълан итте. Премия этномәдәният өлкәсендә әйдәп баручыларның һәм активистларның статусын, мотивациясен һәм һөнәри компетенциясен үстерүгә юнәлдерелгән.

«Бу мактаулы исемгә Россиянең теләсә кайсы почмагында яшәүчеләр: этномәдәни оешмаларның лидерлары һәм активистлары, туган тел укытучылары, милләтара мөнәсәбәтләр турында материаллар әзерләүче  этножурналистлар һәм блогерлар,  халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары, иҗат коллективлары җитәкчеләре һәм катнашучылары дәгъва итә алачак», — диелә хәбәрдә.

15 сентябрьгә кадәр премиягә дәгъва итүчеләр һәм кандидатны тәкъдим итүче оешмалар оештыру комитетына материаллар бирергә тиеш.

Гаризалар җиде номинациядә бәяләнә:

  • милләтара (этникара) тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеш өчен;
  • туган телләрне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеш өчен;
  •  дәүләт сәясәтен мәгълүмати яктан тәэмин итүгә керткән өлеше өчен;
  • милли-мәдәни берләшмәләрнең милләтара (этникара) мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң яхшы проекты өчен;
  •  Дуслык йортлары, Милләтләр йортлары, Халык иҗаты йортлары һәм үзәкләренең  иң яхшы тәҗрибәләре өчен;
  •  Россия халыклары мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән өлеш өчен;
  • милли-мәдәни берләшмәләрдә нәтиҗәле лидерлык өчен.

30 сентябрьгә кадәр конкурс комиссиясе һәр номинациядә өчәр лауреат сайлап алачак.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узачак һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Проект Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла. Аңа Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты, РФ Иҗтимагый палатасы, Этникара журналистика гильдиясе, РФ Халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды, В.Д. Поленов исемендәге Россия Халык иҗаты йорты ярдәм күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International