Экспертлар “Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары” каталогы турында үз фикерләрен белдерде

2020 елның 28 июле, сишәмбе

"Ике мәдәниятнең бер гасырлык диалогы” проекты кысаларында каталогның финал эксперт фикер алышулары узды, беренче чиратта, Казанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләренә багышланган беренче томы буенча. Тарихчылар, архитекторлар, реставраторлар, мәдәни мирас объектларын саклау белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җиткерде.

“Ике мәдәниятнең гасырлык диалогы” проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында бирелгән «Россия мәдәният фонды» грантына тормышка ашырыла.

Авторлар сүзләренә караганда, әлеге каталогның төп бурычы — халыкка дәүләт саклавында булган Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләре турында мәгълүмат җиткерү. Басылып чыккан мәгълүматлар республика һәм муниципаль хакимият органнарына гамәлдәге законнар нигезендә дөрес итеп, Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итәчәк.

Каталогның беренче томы Казанның мәдәни мирас объектларына багышланган. Аның концепциясе  мәгълүматны оештыру методикасына инновацион якын килүгә нигезләнеп эшләнгән.

2019 ел башыннан каталогның эш версиясе барлык кызыксынучылар өчен  ТР Һәйкәлләрне дәүләт саклау комитеты һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсенең рәсми сайтларында PDF форматында, ә 2020 елдан башлап вакытлы 16-1.nnrf.ru сайтында электрон китап форматында таныша алды.

“Ике мәдәниятнең гасырлык диалогы” проекты матбугат хезмәте материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International