«Кино төне» бөтенроссия акциясен быел 29 августта 20:00 сәгатьтә Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында уздыру планлаштырыла. Төбәкләрдәге кинозалларда, китапханәләрдә, ачык киңлекләрдә һәм иҗади мәйданчыкларда фильмнар күрсәтеләчәк. Акция Кино фонды тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән берлектә ил кинематографын популярлаштыру һәм тамашачыларны кинотеатрларга кайтару максатыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасында акция төрле торак пунктларда, шул исәптән Казанда, 38 ачык һәм ябык мәйданчыкта узачак. Акциядә беренче тапкыр шәхси кинотеатрлар да катнаша, алар арасында «Киномакс», «Синема 5», «Синема 16».
Быелгы программага «Иван Царевич и Серый волк 4» анимация фильмы, илебезнең популяр сиквелларның берсе «Лед 2» (режиссеры Жора Крыжовников) һәм иң күп сатылган «Холоп» фильмы (режиссеры Клим Шипенко) кергән.
Фильмнар Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп күрсәтеләчәк.
Фаразлар буенча, Татарстанда кино карауга 5 меңгә якын тамашачы җәлеп ителәчәк.