КФУда хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды

2020 елның 24 июле, җомга

Бүген, 24 июльдә, Казан федераль университетының төп бинасында югары уку йорты белән Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре белән  идарә итү һәм файдалану буенча агентлык арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлекне үстерү, элемтәләрне ныгыту турында Меморандум имзаланды. Документка университет ректоры Илшат Гафуров һәм Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре белән  идарә итү һәм файдалану буенча агентлык җитәкчесе Алексей Меньшов кул куйды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре белән  идарә итү һәм файдалану буенча агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Пономарев, Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, ИКОМОС милли комитеты вице-президенты Рафаэль Вәлиев, «Татар махсус фәнни-реставрация идарәсе» АҖ генераль директоры, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының мирас реставрациясе кафедрасының фәнни җитәкчесе Юрий Егорушкин  һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков катнашты.

Имзаланган рәсми документ нигезендә якларның хезмәттәшлеге мәгариф һәм фән өлкәсендәге программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру, агентлык хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, уртак фәнни тикшеренүләр уздыру, инновацияле  эшчәнлекне гамәлгә кую, шулай ук перспективалы халыкара проектларны тормышка  ашыру буенча алып барылачак.

Яклар шулай ук КФУ карамагында булган федераль милекнең мәдәни мирас объектларын реставрацияләү мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз Казан обсерваториясе объектлары һәм Зөядәге өяз училищесы бинасы турында барды.

Моннан тыш, КФУ һәм Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре белән  идарә итү һәм файдалану буенча агентлыкның  Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге (International Centre for the Study of the Preservation and Restoration of Cultural Property, кыскартып ICCROM) белән халыкара программаларны гамәлгә ашыру буенча уртак хезмәттәшлеге каралды.

ICCROM - укыту, мәгълүмат тарату, тикшеренүләр, хезмәттәшлек һәм иҗтимагый кампанияләр үткәрү аша бөтендөнья мәдәни мирасын саклау белән шөгыльләнүче дәүләтара оешма. Әлеге үзәкнең максаты - мәдәни мирасны саклау һәм реставрацияләү өлкәсендә эшчәнлекне үстерү, шулай ук мәдәни мирасның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International