Татарстан халкыннан республика китапханәләре эше турында үз фикерләрен белдерүләрен сорыйлар

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре укучыларга республика китапханәләре эше турында үз фикерләрен җиткерүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре Татарстанда китапханә хезмәте күрсәтүне камилләштерергә ярдәм итәчәк.

Татарстанлылар китапханәләргә никадәр еш һәм нинди вакытта йөрүләре, кәгазь, электрон яки аудиокитаплар кулланулары, республика китапханәләре эшенә  мөнәсәбәтләре турында сорауларга җавап бирә.  Сораштыру 3 августка кадәр дәвам итәчәк.

Анкета түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://kitaphane.tatarstan.ru/libr_opros2020.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International