Объектка республика бюджеты хисабына капиталь ремонт ясалган. Хәзер ачылыш алдыннан соңгы әзерлек эшләре бара.
1977 елда төзелгән бинада җылыту системасын яңартылган, тәрәзәләр алыштырылган. Ярты ел эчендә подрядчылар фундаментны ныгыткан, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырган, түбәне ремонтлаган. Бинаның тышкы һәм эчке ягында бизәкләү эшләре башкарылган, тирә-як территория төзекләндерелгән, шулай ук сыйныфлар өчен заманча җиһазлар һәм мебель сатып алынган.
Мәдәният йортында тамашачылар залы яңартылган, хәзер биредә 300дән артык яңа утыргычлар, зур экран һәм заманча 3D цифрлы проектор урнаштырылган. Хәзер Апаста яшәүчеләр, Казанга махсус барып тормыйча да, зур экранда кинематография казанышлары белән таныша алачак.
Планлаштыру ярдәмендә түгәрәкләр өчен мәйданчыклар да киңәйтелгән. Эшчеләр бинаның подвалын чистартып, дәресләр өчен өстәмә урыннар булдырган. Елның җылы вакытында репетицияләрне хәзер бинаның түбәсендә, яңа уңайлы террасада да, үткәрергә мөмкин булачак. Бүгенге көндә район мәдәният йортында 15 клуб оешмасы эшли, аларга 427 кеше йөри. Биредә вокаль ансамбльләр, драма түгәрәкләре һәм хореография коллективлары эшли. Капиталь ремонт барышында бойлерлы душ кабиналары да урнаштырылган.
Яңартылган мәдәният йортына физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри ала, бина пандус, перила һәм махсус бәдрәф белән җиһазландырылган, керү юлында чакыру төймәсе куелган.
Ремонт эшләренә, мебель һәм җиһазларны яңартуны да кертеп, республика бюджетыннан 74 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
2020 елда Татарстан Республикасында 17 авыл мәдәният йортын төзү һәм 37сен капиталь ремонтлау планлаштырыла, эшләргә 707 млн. сум акча каралган.