30 июльдә ТР Мәдәният министрлыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын 2020 елның I яртыеллыгында гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган җәмәгатьчелек фикер алышуы узачак

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

2020 елның 30 июлендә ТР Мәдәният министрлыгында  ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын 2020 елның I яртыеллыгында гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган  җәмәгатьчелек фикер алышуы узачак.

Иҗтимагый совет утырышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлү узган гражданнар катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, республикада Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла. Элегрәк әлеге проект кысаларында Татарстан халкы экспертлар белән бергә 2020 елга ТР Мәдәният министрлыгы өчен бурычлар формалаштырган иде. Аларны сайлау буенча онлайн-сораштыру ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелде.

Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет эше кысаларында үткәрелгән тавыш бирү, экспертлар бәяләмәләре һәм фикер алышулар нәтиҗәләре буенча 2020 елга өстенлекле буларак түбәндәге максатлар һәм бурычлар сайланды:

1. «Өстәмә белем бирү учреждениеләренең кимендә 10% - ын (балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре) компьютер җиһазлары белән тәэмин итәргә».

2. «Өлкән яшьтәге кешеләр өчен түләүсез нигездә үткәрелә торган чаралар санын 20% ка (196 дан 245 кә кадәр) арттырырга».

3. «Дәүләт мәдәният учреждениеләренә билетларны электрон сату өлешен 45%  тан киметмәскә».

4. «Татарстан Республикасы муниципаль районнарында кимендә 100 мәктәпне колачлап, хәзерге заман рәссамнары тарафыннан рәсем дәресләре һәм мастер-класслар уздыру».

5. «Муниципаль китапханәләрне заманча әдәбият белән тәэмин итү – бер китапханәгә 100 дән дә ким булмаган басма».

6. «Кинопрокатның гомуми күләмендә үз илебез фильмнарының өлешен кимендә 41% дәрәҗәсендә тәэмин итәргә».

7. «Дәүләт иҗади коллективларының Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча йөрү санын 10% ка арттыру».

2020 елның I яртыеллыгында бурычларны үтәү турында тулы мәгълүмат Иҗтимагый совет утырышында экспертлар һәм гражданнар белән фикер алышуга тәкъдим ителәчәк.

Утырыш 2020 елның 30 июлендә 14:00 сәгатьтә була.

Теркәлү өчен анкета : /file/mincult/File/Анкета для регистрации(2)(1).docx

Тутырылган анкетаны электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: Elena.Chemerisova@tatar.ru

Карау вакыты - 1 көн. Гариза бирү өчен соңгы көн - 27.07.20.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International