«Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проекты кысаларында булдырылачак мультимедиа-гидлар өчен конкурс сайлап алуының икенче этабы игълан ителде

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы экспозицияләр һәм күргәзмә проектлары буенча мультимедиа-гидлар булдыруга икенче конкурс сайлап алуын үткәрә. Мультимедиа системасы мәдәният объектларына килүчеләргә өстәмә чынбарлык технологияләрен кулланып экспонатлар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

«Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проекты кысаларында 2020 елда Россия музейларының даими экспозицияләре буенча 75 яңа мультимедиа-гид булдыруга ярдәм итү планлаштырыла. Проектны тормышка ашыру өчен «Артефакт» цифрлы платформасы файдаланылачак, ул музейларга өстәмә чынбарлык форматында мультимедиа-гидлар булдырырга, ә килүчеләргә мәдәният учреждениеләре экспозицияләрендә мобиль кушымтадан бушлай файдаланырга  мөмкинлек бирә.

Сайлап алуның икенче этабы 2020 елның 3 августына кадәр дәвам итәчәк. Экспозицияләр һәм күргәзмә проектлары буенча мультимедиа-гидлар булдыруга гаризалар онлайн рәвештә түбәндәге адрес буенча җибәрелә: https://ar.culture.ru/bid. Конкурс нигезендә AR-гидлар булдырылачак экспозицияләр билгеләнә, шул исәптән рус һәм бер чит телдә аудиогидлар язылачак, һәр экспонат турында фәнни-популяр текстлар редакторлар тарафыннан эшкәртеләчәк, экскурсия һәм музей турында тасвирлама, аның  чит телгә тәрҗемәсе тикшереләчәк.  

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак, мобиль кушымтада һәм «Артефакт» платформасында музей экспозициясе буенча өстәмә чынбарлык, аудиогид белән тулыланган, шулай ук чит телдәге версиясе булган мультимедиа-гид барлыкка киләчәк

2019 елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында оештырылган мультимедиа-гидлар белән биредә танышырга мөмкин: https://artefact.culture.ru/ru/museums.

Кушымта

Хат 14.07.2020 №265-01.1-39-МК.

Белешмә: Татарстан Республикасы Милли музееның мультимедиа-гиды 2019 елда АRTEFACT платформасында «Тарихи-мәдәни мирас»  экспозициясе белән старт алды.

2020 елда тагын 2 мультимедиа-гид булдырылган: «Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп экспозициясе» һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее экспозициясе.

Бүгенге көндә кушымтада «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеендагы төп экспозициянең 30 экспонаты тәкъдим ителгән. Киләчәктә хезмәткәрләр галереяны тулыландырырга (тагын 20гә якын экспонатны цифрлы фотматка күчерү), шулай ук вакытлы күргәзмәләр экспонатлары коллекциясен булдырырга планлаштыралар.

«Артефакт» платформасында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы бүлекчәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында даими рәвештә күрсәтелә торган 34 картина тәкъдим ителә.

https://ar.culture.ru/ru/exhibition/osnovnaya-ekspoziciya-gmii-rt

Хәзерге вакытта "Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее шедеврлары" күргәзмәсе эшләнә. Сайттагы коллекцияне тулыландыру алга таба да дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International