Татарстан Республикасының балалар китапханәсе бу җәйдә «Күчмә китапханә» проектын башлап җибәрә

2020 елның 17 июле, җомга

Бу җәйдә Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре лагерьларда ял итүче балаларга китаплар китерә. Әлеге учреждениенең беренче җәйге филиалы «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында эшли башлады. Хәзер балалар һәр атна саен яңа һәм кызыклы китаплар алачак.

Күчмә әдәбият исемлеге, иң беренче чиратта, яшь китап укучыларның теләкләреннән чыгып формалаштырыла. Моннан тыш, проект аларга мәктәп программасын, сыйныфтан тыш уку өчен әдәбиятны үзләштерергә мөмкинлек бирә. Ә уку процессына  ярыш элементын өстәр өчен балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы мастер-класслар һәм конкурслар оештырылачак: «Иң күп укучы отряд»; «Китап мотивлары буенча иң яхшы арт-объект»; «Китап буенча иң яхшы театраль тамаша»; «Китап җәе».

Әдәби яңалыклар һәм китапханә чаралары турында актуаль мәгълүматны китапханәнең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә табарга мөмкин:

  • сайт http://rdb.tatar/ru
  • Инстаграм  https://instagram.com/rdb_rt
  • ВКонтакте https://vk.com/rdbrt81

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International