Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы стипендиясе иҗади уңышларга ирешкән, шулай ук югары өлгереш дәрәҗәсе өчен өстәмә белем бирүнең профильле оешмалары укучыларына һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентларына түләнә.
2019-2020 уку елында өстәмә белем бирү оешмалары укучылары өчен махсус түләү күләме 14 260 сум, һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен 17 000 сум тәшкил итте. Быел аңа 39 кеше ия булды. Алар арасында - Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, Казан театр училищесы, Чаллы сәнгать көллияте, Түбән Кама музыка көллияте, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, шулай ук Бөгелмә һәм Апас балалар сәнгать мәктәпләре укучылары.
Быел катлаулы эпидемиологик вәзгыять булу аркасында, ТР Мәдәният министрлыгының махсус стипендиясен алу турында таныклыклар тапшыру тантанасы гамәлдән чыгарылды. Акча шунда ук стипендиатларга күчерелә.
Исегезгә төшерәбез, потенциаль стипендиатларны беренчел сайлап алу кандидат укый торган белем бирү учреждениесе тарафыннан үткәрелә. Кандидатларга куела торган критерийлар арасында - көндезге бүлектә (бюджет) уку, республика, бөтенроссия, халыкара олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә, һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнары белән расланган уңышлар булу. Акчалата ярдәм уку елы нәтиҗәләре буенча бер тапкыр бирелә.