«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Рәссамнар берлегенең «Со-творение» иҗади проекты кысаларында Бөтенроссия пленэр – симпозиумын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Быел ул РФ Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды.
Проектта катнашучылар, иҗади локацияләр һәм проектның социаль әһәмияте турында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, проект һәм чараларны оештыручы Альберт Шиабиев, «Со-творение» проекты командасы әгъзасы, пленэр җитәкчесе, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев һәм «Со-творение» командасы әгъзасы, проектны үстерү буенча менеджер, ТР Рәссамнар берлегенең арт-менеджеры Елена Колымыц сөйләде.
«Бу яхшы тренд, безнең иҗтимагый оешмаларыбыз үзләре турында федераль дәрәҗәдә белдерәләр һәм теге яки бу конкурсларда җиңүләр яулыйлар. Президент грантына килгәндә, бу шактый җитди көндәшлек һәм катлаулы конкурс процедуралары. Соңгы елларда безнең берлекләрнең, иҗтимагый оешмаларның, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның бу эштә катнашуга игътибар бирүе сөендерә», - дип ассызыклады ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең «Со-творение» / ӨМӘ сәнгать-күргәзмә проектын ачу 2020 елның 17 июлендә була.
Анда Татарстан һәм Кырымнан 30дан артык сынлы сәнгать осталары катнашачак, аларга Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Уфа, Чабаксар, Владивосток, Череповец, Кемероводан да иң оста рәссамнар кушылачак. Уртак эшнең нәтиҗәсе буларак 60ка якын картина ясалачак, аларда Татарстанның күренекле һәм кызыклы урыннары, шул исәптән Казан, Зөя утрау-шәһәрлеге, Болгар сурәтләнәчәк. Әйтик, Татарстан башкаласындагы локацияләр арасында - Казансу елгасының Кремльгә карап торган яр буе, Апанай мәчете, Петропавловск соборы һәм Зилант монастыре бар.
Оештыручылар тарафыннан белем бирү программасы да эшләнгән: проектта катнашучылар Казанның Балалар сәнгать мәктәпләре укучылары өчен мастер-класслар үткәрәчәк.
Пленэр-симпозиумның йомгаклау күргәзмәсе 28 июльдә Казанда Заманча сәнгать галереясында узачак. Соңрак эшләр Татарстан буйлап сәяхәткә китә. Аны республиканың 10лаган шәһәрендә яшәүчеләр күрә алачак. Аннары картиналарның яртысын җирле балалар йортларына, тернәкләндерү үзәкләренә һәм туган якны өйрәнү музейлары фондларына тапшырачаклар.