Һава-космик көчләрнең Баш командованиесе һәм Россия Федерациясе Оборона Министрлыгының Һава-космик көчләрнең Үзәк офицерлар клубы Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрен Методик осталык буенча «Көмеш канатлар» IV Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. Биредә хәрби мәдәни учреждениеләр һәм хәрби часть клублары (оешмалары), гражданлык секторы мәдәният учреждениеләре һәм башка көч ведомстволарының мәдәни – ял эшен оештырудагы иң яхшы тәҗрибәләре бәяләнәчәк.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
Гаризаны 2020 елның 25 августына кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: serebryanye-krylya@clubvks.ru
Җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның 12 сентябрендә Мәскәү шәһәре, Ирек урамы, 37 нче йорт адресы буенча урнашкан «Салют» мәдәни үзәгендә узачак.
Конкурста катнашу шартлары, үткәрү тәртибе һәм нигезләмә белән тулырак сайтта танышырга мөмкин: ЦОК ВКС CLUBVKS.RU
Кызыксындырган сорауларны шулай ук конкурсны оештыру комитеты әгъзасы Лашманов Сергей Владимировичка бирергә мөмкин, т. +7(903)116-72-11, яки электрон почта аша: s.lashmanov@clubvks.ru