Мәдәният волонтерлары өчен беренче тапкыр грантлар конкурсы игълан ителде

2020 елның 14 июле, сишәмбе

РФ Мәдәният министрлыгы, Россия мәдәният фонды һәм Роскомультпроект мәдәният өлкәсендә волонтерлык эшчәнлеге алып барган өчен беренче ачык грантлар конкурсы башлану турында игълан итте. Сайлап алу волонтерлар белән эшләүче коммерцияле булмаган иреклеләр оешмалары арасында узачак.

Үзләренең тәҗрибәләрен иҗтимагый оешмалар, мәдәният учреждениеләре, дини оешмалар, ассоциацияләр, берлекләр, фондлар һәм башкалар тәкъдим итә ала. Конкурс «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты буенча «Мәдәният волонтерлары» программасын тормышка ашыру кысаларында уза.

«Беренче волонтерлык грантлар конкурсын игълан итү безнең өчен бик мөһим адым. Бу ил масштабында иреклеләр потенциалын нәтиҗәле һәм тулысынча ачарга ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова. - Грант ярдәме түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә: Россия халыкларының мәдәни мирасы өлкәсе, тарихи объектларны саклау, массакүләм чаралар уздыру һәм мәдәният учреждениеләрендә волонтерлыкны үстерү. Грант фонды күләме 60 миллион сум тәшкил итәчәк».

Конкурста катнашу өчен 17 июльгә кадәр Россия мәдәният фондының рәсми сайтында гариза тутырырга, проект һәм аны гамәлгә ашыру вакыты, гариза бирүче, команда структурасы турында мәгълүмат бирергә, шулай ук проектның календарь планы һәм бюджеты турында мәгълүмат тапшырырга кирәк. Һәр гариза бу өлкәдә махсус белеме, тәҗрибәсе һәм квалификациясе булган мөстәкыйль экспертлар тарафыннан каралачак.

Конкурсны уздыру гражданнарның иҗади һәм социомәдәни инициативаларын тормышка ашырырга, коммерцияле булмаган волонтерлык оешмаларының мәдәни мирасны торгызу һәм саклау буенча эшчәнлеген яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк. Проект 2020 елның 20 ноябренә кадәр гамәлгә ашырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International