«Алтын талантлар» Халыкара Гран-при конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

«Алтын талантлар» Халыкара Гран-при конкурсы 2009 елда гамәлгә куелган. Бу вакыт эчендә анда БДБ илләре, Балтыйк, Чехия һәм Россия төбәкләреннән  урта махсус музыка уку йортларында белем алучы  студентлар, балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләрендә укучы берничә мең яшь талант иясе катнашкан.

2017 елдан башлап бәйге арт-тәрәзә мәдәни платформасы кысаларында уза. 2020 һәм 2021 елларда иҗат смотры Курск өлкәсендә узачак. Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурсның максаты - классик һәм фольклор башкару, шул исәптән композиция, өлкәсендә үсеп килүче   талантларны ачыклау һәм аларга федераль дәрәҗәдә комплекслы ярдәм күрсәтү.

Конкурста катнашу өчен 11 яшьтән 18 яшькә кадәр (2020 елның 31 октябренә 11 яшьтән дә кечерәк булмаган һәм 18 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган) яшүсмерләр чакырыла.

Аларның чыгышлары түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:

  • кыллы чиртмә халык уен кораллары. Домбра, балалайка
  • төймәле  халык уен кораллары. Баян, аккордеон
  • агачтан ясалган   тынлы  уен кораллары

Конкурсның этаплары:

  • 2020 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр  видеоязмалар буенча сайлап алу туры.
  • 2020 елның 10 декабреннән 13 декабренә кадәр ике турда конкурс тыңлап карау этабы
  • 2020 елның 13 декабрендә  гала-концерт, оркестр белән чыгыш ясау, конкурсның гран-при иясен билгеләү

Конкурсның премия фонды 925 000 сум тәшкил итә.

Проектта катнашу өчен гаризалар кабул итү тәртибе һәм вакыты конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган Конкурс турындагы нигезләмәдә:   talentsgrandprix.ru

Элемтә өчен оештыру комитеты e-mail: info@talentsgrandprix.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International