«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның музей һәм театр хезмәткәрләре квалификация күтәрү курслары узачак

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Бу атнада Мәскәү дәүләт мәдәният институтында «Драматургия, режиссура, сәнгать һәм реклама фотографияләрендә яктылык» программасы буенча квалификация күтәрү курслары башлана. Мәдәният хезмәткәрләре «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» төбәк проекты кысаларында белем алачак. Коронавирус пандемиясе аркасында дәресләр дистанцион рәвештә оештырыла. Тыңлаучылар арасында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Чаллы шәһәренең «Эврика» мәдәни үзәге хезмәткәрләре һәм башкалар бар.

Параллель рәвештә безнең белгечләрне Россия театр сәнгате институтында - ГИТИСта, С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында (ВГИК),  Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтында, Кемерово дәүләт мәдәният институтында укыту дәвам итәчәк. Моңа кадәр, 2020 елның мартында, Чаллы шәһәрендә балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен Мәскәү дәүләт хореография академиясе тарафыннан «Һәвәскәр классик бию коллективы репертуарын формалаштыру» программасы буенча көндезге квалификация күтәрү курслары оештырылган иде.

«Мәдәният»  илүләм  проекты ярдәмендә бүгенге көндә тармакның 369 белгече һөнәри белемнәрен үстерә алды, шул исәптән балалар сәнгать мәктәпләренең  49 укытучысы һәм китапханәләрнең 89 хезмәткәре.

Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә кую кысаларында эшләнде, аны тормышка ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» илкүләм проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният». Илкүләм проектның кураторы-РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, җитәкчесе — Мәдәният министры Ольга Любимова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International