14 июльдә Гавриил Державинның шигърият бәйрәме була. Быел бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе тууына 277 ел тула.
Чара 13.00 сәгатьтә Казанның Лядской бакчасында бөек якташыбыз һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, анда чикләнгән кешеләр катнашачак. Әдәби генийны искә алу өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, шулай ук узган һәм быелгы Державин премиясе лауреатлары җыелачак. Алар барысы да социаль дистанцияне үтәячәк.
Традиция буенча бәйрәм бөек шагыйрьнең кече ватаны булган Лаешта дәвам итәчәк. Биредә, танылган дәүләт эшлеклесе, шагыйрь һәм язучы исемен йөртә торган төп мәйданда 16.00 сәгатьтә Державин һәйкәленә чәчәкләр салу һәм Державин исемендәге Республика премиясе лауреатларын тантаналы төстә игълан итү булачак. Быел җиңүчеләрнең исемнәрен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин яңгыратыр дип көтелә. Район хакимияте сүзләренә караганда, барлык чаралар да санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылачак.
Ел саен бөек шагыйрьнең туган көнендә үткәрелә торган шигъри фестиваль быел виртуаль мәйданчыкта оештырыла. Онлайн-флешмобта Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән шагыйрьләр катнашачак. 10.00 сәгатьтән башлап алар төрле телләрдә Гавриил Романовичның шигырьләрен укыячаклар, шулай ук үзләренең авторлык әсәрләрен тәкъдир итәчәкләр. Иҗади марафон Язучылар берлегенең Инстаграм, Фейсбук һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында узачак, анда катнашучылар чыгышларының видеоязмалары урнаштырыла. Аңа барлык теләүчеләр кушыла ала, моның өчен социаль челтәрләрдә #ДеньРожденияДержавина #ДержавинТуганКөн хештеглары белән үз видеоязмаларыңны урнаштырырга кирәк.
Оештыручылар: