«Татаркино» Instagram TV челтәрендә видеоканал эшләтеп җибәрә

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстанның «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе IGTV да  («Инстаграм-телевидение») үзенең видеоканалын эшләтеп җибәрә. Популяр Instagram социаль челтәрендәге «Татаркино» һәм «Мир» кинотеатры битләрендә көн саен, расписание буенча, тематик видеороликлар һәм интервьюлар чыгачак, кино темасына туры эфирлар оештырылачак, уникаль кинофильмнар күрсәтеләчәк.

Дүшәмбе көннәрендә «Татаркино» аккаунтларында тамашачыларга Татарстан документалистларының танылган фильмнары турында сөйләячәкләр. Сишәмбе көнне «Мир» кинотеатрының социаль челтәрләрендә  кинотеатр һәм ТР Кинематографистлар берлеге бинасында урнашкан кыйммәтле экспонатлар турында мәгълүмат урнаштырылачак. Һәр чәршәмбе көнне шау-шу куптарган фильмнар турында фикер алышу планлаштырыла. Әйтик, узган атнада режиссер Кантемир Балаговның «Дылда» фильмына багышланган әңгәмә оештырылды.

Пәнҗешәмбе көнне кино төшерүчеләр белән очрашулар планлаштырылган. Эш үзенчәлекләре турында режиссерлар, сценаристлар, операторлар, тавыш режиссерлары, ут кую һәм башка кинопрофессия вәкилләре сөйләячәк.

Җомга көнне балаларны «Мульт-дәрес» көтә - тамашачылар алып баручылар  Ранил Бильданов һәм Светлана Говорунова белән бергә мультфильмнар карый алачак. Шимбә көнне - кино турында мифлар һәм фактлар, халыкара кинематографны үстерү турында мәгълүмат  көтә.

 

Якшәмбе көнне «Татаркино» үзенең IGTV каналында һәм башка интернет-мәйданчыкларда уен фильмнарын төшергән республика  кинематографистлары иҗаты белән таныштырачак.

«Без һәр көнгә ориентирлар булдырдык дигән сүз. Телевизион программа төрле яшьтәге кешеләргә – кече яшьтәге балалардан алып кино сөючеләргә кадәр - кызыклы булсын өчен төзелгән. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә нәфис фильмнар да күрсәтеләчәк, моның өчен тиешле лицензияләр дә алынган», - дип билгеләп үтте М.Айтуганова.

1 августтан «Татаркино»  тагын ике зур видеопроект эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу - Татарстан үсешенә зур өлеш керткән 100 танылган шәхес. Һәр геройга аерым видеоролик багышлана. Хәзер монтажлау процессы бара. Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тормышка ашырылачак.

«Кино һәм музыка» дип аталган икенче видеопроект Татарстан кинематографистлары фильмнарында кулланылган музыкаль әсәрләргә багышлана.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова билгеләп үткәнчә, әлеге видеопроектлар берьюлы берничә мәсьәләне хәл итә – тамашачыларны Татарстан кинематографы, бүгенге көндә республика архивларында булган фильмнар белән якыннанрак таныштыра, шулай ук цифрлы форматка күчерелгән кинохроникага «икенче тормыш» бүләк итә.

«Татаркино»ның  Instagram TVдагы  каналы үз эшен,  коронавирус пандемиясе белән бәйле карантин мәсьәләсе тулысынча хәл ителгәннән соң да, көндәлек режимда дәвам итәр дип планлаштырыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International