Татарстан мәдәнияте зур югалту кичерде

2020 елның 12 июле, якшәмбе

Татарстан мәдәнияте зур югалту кичерде. Альберт Әхәт улы Әсәдуллин - күренекле виолончелист, Россия башкаручылар  мәктәбенең үзенчәлекле вәкиле һәм абруйлы педагог. Үз эшенең чын остасы, иҗатчы, зирәк акыллы остаз, ул гомерен классик музыка сәнгатенә хезмәт итүгә багышлады, сәләте  һәм илһамын тирә-юньдәгеләр белән бүлеште.

Альберт Әхәт улы Әсәдуллин яраткан эшенә фидакарь хезмәт итүе, сайлаган һөнәренә тугрылык һәм югары иҗтимагый җаваплылык хисе белән аерылып торды. Аның турында якты истәлек якыннары һәм дуслары, күпсанлы укучылары, хезмәттәшләре һәм иҗатына гашыйк тамашачылары күңелендә мәңге сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International